ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып баруны сайлау хокукыннан бары тик эшләүче гражданнар гына файдалана. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның мәгълүматлар исәбе бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

2020 елның 30 июненә кадәр барлык иминиятләштерүчеләр хезмәткәрләрне хезмәт кенәгәсенең формаларын сайлау мөмкинлеге белән имза куйдырып таныштырырга, ел ахырына кадәр хезмәт кенәгәсенең кайсы формада алып барырга кирәклеге турында гариза алырга тиешләр.

Шунысын искәртү урынлы, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон варианты күпкә уңайлырак, чөнки болай эшләгәндә хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар белән тиз һәм үзенә җайлы вакытта таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен Дәүләт хезмәтләре яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинеттан чыгартып алырга, потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.

Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсе югалмый, анда кенәгәнең кагәзь вариантын тутырганда җибәрелергә мөмкин булган хаталар,  төгәлсезлекләргә юл куелмый.

 


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә  3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан

Әлеге төр түләүләргә Федераль бюдңеттан 8,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.

Бүгенгә 3 яше тулмаган 114 мең балага 1 млрд. 117 миллион сум акча түләнгән инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча агымдагы елның 1 июненнән түләнә башлаячак.

Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта  яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Гаризаны электрон варианта тутыруның бернинди авырлыгы да юк, балаларның туу турында таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары (аларны онлайн- банкта карарга мөмкин) гына кирәк. Шунысы мөһим! Гариза дөрес итеп, мәгълүматлар документлар буенча тутырылырга тиеш. Болай эшләү гаризаларны кабул итү һәм акча күчерү эшен тизләтәчәк”,-дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Гаиләләр гариза белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Мошенниклар шуннан файдаланалар, охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, дистәләгән ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен гаризаларны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да халкыбыз тарихындагы мөһим вакыйга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм. Әлеге тарихи сәяси вакыйга –якташларыбыз, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать осталары, хезмәт бишьеллыклары геройларының батырлыгын үз эченә алган тулы бер эпоха. Без үткәннәр белән чиксез горурланабыз, Татарстанның бүгенгесен һәм киләчәген өметле итү өчен максатчан эш алып барабыз. Татарстан тарихы аның нигезен салучыларның язмышыннан аерылгысыз. Респуб ликабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, һәр халыкның кабатланмас язмышы, үзенчәлекле тарихы бар. Аның тормышында күпгасырлык гореф-гадәтләр, йолалар, хуҗалык итү һәм көнкүреш рәвеше гәүдәләнә. Кайбычыбызның язмышы Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара. Ул 1927 елның 13 мартында Татарстан Үзәк башкарма комитеты карары нигезендә оештырыла. Шушы елның көзендә райком, башкарма комитет, сырхауханә һәм башка биналар төзелә, соңрак кирпечтән ике катлы Советлар йорты сафка баса. Район тарихы – авыллар, колхозлар, партия, комсомол, сыйнфый көрәш, фаҗигале репрессия, дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, хезмәт кешесенең эшчәнлегенең тарихы ул. Татарстанда район лаштыру сәясәте башлангач, безнең җирлектә дә төрле үзгәрешләр күзәтелә.ТАССРның Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиевның 1991 елның 19 апрелендәге Ука зы нигезендә кабат мөстәкыйльлек алган Кайбыч киләчәккә өмет белән карый.
ТАССР тарихын язган өлкән буын вәкилләре бе лән чиксез горурланабыз. Безгә биреп калдырган хезмәт традицияләре өчен аларга тирән рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сугыш каһарманнары алдында баш иябез. Күпмилләтле районыбыздагы халыклар дуслыгы мәңге яшәсен.
Хөрмәтле райондашлар! Алга таба да туган җиребездә бәхетле булып яшәргә язсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, тыныч көннәр телим.


23
май, 2020 ел
шимбә

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын! Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!

Кайбыч муниципаль район башлыгы                    А.И. Рәхмәтуллин


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы җирле 42 яшьлек кешегә карата (ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләү карарын раслады.

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьче 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә, Кайбыч районының Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата ызгыш-җәнҗал куптарган.

Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап та, аңың яңагына кулы белән суга.

Хәзерге вакытта җинаять эше материаллары, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.

Әлеге җинаять кылган өчен җәзаның иң катгый төре Россия Федерациясе Җинаять Кодексы белән биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән.

Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 өлешендә «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче җирле ханымга карата (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомере өчен куркыныч кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Плитинә бистәсендә үз йортында өйдәше белән исерек килеш сөйләшү барышында ир-атның корсагына пычак белән чәнчүе ачыклана. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.

Гаепләнүче җинаять кылуын тулысынча таныган.

Суд аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районында яшәүчеләргә икенче кабат бушлай азык-төлек җыелмалары кайтартылды. Аларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте волонтерлары алып килде. Азык-төлекне алучылар исемлегендә ялгыз пенсионерлар, 4 балалы гаиләләр, җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгәннәр бар. Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Мөрәле авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлыгы 7 кеше шундый азык-төлек җыелмаларын алды. Шулай ук тагын 9 кеше районнан азык-төлек җыелмалары  алды.

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.

1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.

“Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.


8
май, 2020 ел
җомга

Вакытлыча туктатып тору турында

 

Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарының сәламәтлекне саклау өлкәсендәге җитәкчеләре һәм амбулатор шартларда һәм көндезге стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары җитәкчеләре опекага алынган (попечительлеккә), тәрбиягә яки патронат гаиләгә, шулай ук стационар ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга, шул исәптән ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрүне туктатып торырга тиеш.

Мондый нигезләмәләр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Яңа коронавирус инфекциясен COVID-19   профилактикалау һәм тарату куркынычын киметү максатларында медицина оешмалары эшен вакытлыча оештыру турында» 2020 елның 19 мартындагы 198номерлы боерыгында һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 19 мартындагы  15-2/705-07 хатында беркетелгән.

Әлеге таләпләр   2020елның     30 мартыннан  2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә.

            2020 елда, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, үзенең керемнәре турында белешмәләр бирүнең кайбер мәсьәләләре хакында    



Россия Федерациясе Президенты 2020 елның 17 апрелендә «2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хисап чорында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү турында» 727 номерлы Указ чыгарды. (алга таба - Указ).

Указ нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү срогы 2020 елның 1 августына күчерелде.

Әлеге Указ йогынтысына Президент үзе, аның администрациясе хезмәткәрләре, Хөкүмәт әгъзалары, парламентарийлар, судьялар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, югары дәрәҗәле хәрби хезмәткәрләр, Үзәк банк, пенсия фонды җитәкчелеге, шулай ук регион башлыклары керә.

Моннан тыш, субъектларның һәм җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренә аларның буйсынган хезмәткәрләре керемнәре турында белешмәләр бирү вакытын күчерү турында карарлар кабул иткәндә әлеге Указга таянырга тәкъдим ителде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International